7 март безнең өчен зур бәйрәм

Безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез – Мулла Иле авылында яшәүче әниебез Рәмзия Биктаһированың 55 яшьлек юбилее булып узды.
Кадерлебез, без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз.
Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен мең рәхмәт.
«Әни!» диеп әйтә алу – бәхет,
Син яшисең һәрчак безне дәшеп.
Безгә кылган теләкләреңне
Булса иде, әни, бәхилләтеп.
Сине яратып, тормыш иптәшең Рәфхать,
балаларың Энҗе, Илназ, Гөлназ, киявең Данир, оныкларың Динара, Диләрә.
Нет комментариев