2 майда Күгәй авылында яшәүче Хәмдия Хәлим кызы Әдиятуллинаның 60 яшьлек юбилее

Кадерлебез! Ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәтскә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып кал. Без – балаларыгызның игелеген күреп, әти белән тигезлектә озак яшәргә насыйп булсын.
Шулай ук әтиебез, кодабыз Рафил Мәлик улы Әдиятуллин да үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп узган иде. Гаиләбезнең алтын баганасы, ныклы терәге булып, озын, бәрәкәтле гомер кичерсәң иде.
Сабыр да сез, гади, кешелекле,
Кылган эшегез бары игелек.
Шатлыкларда үтсен сезнең көннәр,
Бәхетегез булсын гомерлек!
Барлык туганнарыгыз исеменнән, улың Динар, киленең Илнара, кодагыең Гөлнара, Айгөл, Рәис.
Нет комментариев