Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Яшел Үзән районында мәдәният объектлары

Әлеге бүлектә Яшел Үзән районы мәдәният объектлары адресы, фотолары, эш/тәнәфес вакыты, картада урнашу урыннары, сайтлары, социаль челтәрләре күрсәтелгән һәм мәдәни үзәкләр турында гомуми мәгълүмат язылган.

Әлеге бүлектә Яшел Үзән шәһәре һәм районы мәдәни объектлары турында мәгълүмат алырга мөмкин. Районда алар барлыгы 38. Мәдәният йорты – элеккеге традицияләрне җанландырып, яңалары барлыкка килә торган урын. Яшел Үзән районы культура учаклары да искәрмә түгел.

Октябрьский мәдәният йорты – Октябрьский бистәсе мәдәният йорты бер түбә астына авыл мәдәният йортын һәм үзәкләштерелгән китапханә системасы филиалын берләштерә. Биредә 12 түгәрәек оештырылган, аларда барлыгы 180 кеше шөгыльләнә.

А.Н. Баязитов исемендәге Әйшә авылы мәдәният йорты базасында 9 түгәрәк эшли.

Васильево мәдәният йорты 30 елдан артык бистәнең бердәнбер мәдәни үзәге булып санала. 1988 елдан башлап ул сәнгать эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә: театр, хореография, җыр, рәсем сәнгате һ.б. катнашучы күпсанлы кешеләрне берләштерә.

1977 елда нигез салынган Зур Ключи авылы мәдәният йорты базасында үзешчән сәнгать оешмаларының 6 түгәрәге һәм төрле яшьтәгеләрнең мәнфәгатьләре буенча 4 клуб эшли. Катнашучыларның гомуми саны – 146 кеше.

Раифа авыл мәдәният йорты 1986 елның җәендә ачыла. Анда төрле яшь төркемнәренең иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән 11 түгәрәк эшли.

Карамалы Тау авылы җирлеге мәдәният йортында 23 клуб оешмасы эшли, аларда 254 кеше шөгыльләнә. Бирегә балалар гына түгел, өлкәннәр дә йөри. Мәдәният йорты җитәкчелегендә 9 хореография һәм 7 вокал коллективы оештырылган.

Карашәм авылы мәдәният йортына 1967 елда нигез салына. Биредә төрле юнәлешләр буенча 8 клуб оешмасы эшли.

Карагуҗа авылы мәдәният йортында 7 клуб берләшмәсе эшли һәм аларда 97 кеше: укытучылар, пенсионерлар, студентлар, мәктәп укучылары, хуҗабикәләр шөгыльләнә.

Норлат мәдәният йортына 1961 елда нигез салына. «Авыл клублары» республика программасы буенча Норлатта яңа бина төзелә, аны 2017 елның 4 ноябрендә ачу тантанасы уза. Базасында төрле юнәлешләр һәм кызыксынулар буенча 15 клуб берләшмәсе эшли, аларга 252 кеше йөри.

Олы Яке авылы мәдәният йорты 2014 елда төзелә. Биредә 105 кеше шөгыльләнә торган 10 клуб берләшмәсе даими эшләп тора.

Мулла Иле авылы мәдәният йорты 1973 елда типлаштырылган проект буенча төзелә. Объектның гомуми мәйданы 427,2 кв.м тәшкил итә. Бинага капиталь ремонт ясала һәм 2020 елның 30 декабренә яңартыла. Биредә халыкның барлык яшь категорияләре өчен төрле юнәлештәге 10 клуб берләшмәсе эшли, аларда 122 кеше шөгыльләнә.

Олы Ачасыр авылы мәдәният йорты 1971 елда төзелә. 2024 елда капиталь ремонт ясала. Биредә 2005 елда оешкан 10 клуб берләшмәсе эшли, аларда 141 кеше шөгыльләнә.

Мамадыш-Әкил авылы мәдәният йорты 1976 елда төзелә башлый. Клубны ачу тантанасы 1985 елның 7 ноябрендә була. Хәзерге вакытта клуб авария хәлендә дип табылган.

Күгәй авылы мәдәният йорты «Авыл клублары» программасы буенча 2019 елның ноябрендә төзелә. Биредә 8 клуб оешмасы эшли, катнашучылар саны – 137 кеше.

Бакырчы авылы клубы республика программасы буенча төзелә һәм 2016 елның 16 августында ачыла. Биредә 7 клуб оешмасы эшли. Түгәрәкләрдә шөгыльләнүчеләр саны – 100 кеше.

Бишнә авылы мәдәният йорты 1981 елда ачыла. Биредә барлыгы 10 берләшмә бар, аларда 105 кеше шөгыльләнә.

Күгеш авылы мәдәният йорты 1960 елдан бирле эшли. Күпфункцияле яңа бинаның тантаналы ачылыш 2021 елның 25 декабрендә уза. Хәзерге вакытта клубта төрле юнәлешләр һәм яшь буенча 8 һәвәскәр түгәрәк эшли.

Тау Иле авылы клубы 1979 елда төзелә. Мәдәният йортында 7 клуб берләшмәсе эшли, аларда 52 кеше шөгыльләнә.

Татар Танае авылы мәдәният йорты 1973 елда төзелә. Реконструкциядән соң 2020 елның 28 декабрендә ачыла. Учреждение базасында төрле юнәлештәге 11 клуб берләшмәсе эшли, катнашучылар саны – 94 кеше.

Өтәшкә авылы клубы 1990 елда элеккеге мәктәп бинасында ачыла. 2010 елдан бирле гомуми мәйданы 134 квадрат метр булган, 50 урынлы актлар залы һәм 3 кабинет арендалана. Биредә 31 кеше шөгыльләнә торган 4 түгәрәк эшли.

Түбән Урысбага авылы мәдәният йорты 1970 елда төзелә. Анда 10 клуб берләшмәсе эшли (катнашучыларның гомуми саны – 115 кеше).

Уразлы авылы мәдәният йортында 6 клуб оешмасы эшли, шулардан 3 – өлкәннәр, 2 – балалар, 1 – яшьләр өчен. Катнашучыларның гомуми саны – 44 кеше.

Каратмән авылы мәдәният йорты 1988 елның 7 ноябрендә ачыла. Җирле халык өчен 4 клуб берләшмәсе эшли.

Олы Күлбаш авылы мәдәният йорты 1981 елда төзелә һәм өч авыл халкына хезмәт күрсәтә.

Панау авылы клубы 1957 елда төзелә. Биредә 4 клуб берләшмәсе эшли. Катнашучыларның гомуми саны – 20 кеше.

Косякау авылы мәдәният йорты 1965 елда төзелә. Биредә 4 түгәрәк: хатын-кызлар өчен «Илһам», яшьләр өчен спорт, балалар өчен оста куллар түгәрәкләре һәм «Шигърият дөньясы» клубы эшли.

50 урынга исәпләнгән Әрә авылы клубы 1938 елда ачыла. Биредә 35 кеше шөгыльләнә торган 5 түгәрәк эшли. Аларның берсе – өлкәннәр, дүртесе балалар өчен.

Олы Шырдан авылы мәдәният йорты 1965 елда оештырыла һәм 170 кешелек тамашачылар залын үз эченә ала.

100 урынга исәпләнгән Юынчы авылы клубы 1985 елда ачыла. Биредә 96 кеше шөгыльләнә торган 7 түгәрәк эшли. Шулар арасында балалар һәм өлкәннәр өчен вокал, театр һәм һәвәскәр түгәрәкләр бар.

Татар Наратлысы авылы клубына 1972 елда нигез салына. Биредә өлкәннәр өчен 2 түгәрәк эшли.

Кече Шырдан авылы, бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның туган ягында клуб 1985 елда төзелә. Кече Шырдан авылы мәдәният йортында халык өчен ике клуб формалаштыру эше алып барыла: сәнгать сүзе һәм вокал. Катнашучылар саны – 11 яшьтән 70 яшькә кадәрге 25 кеше.

Зур Өтәк авылы клубы 1965 елда ачыла. Объектның тамашачылар залы 50 урынга исәпләнгән. Клубта 17 кеше шөгыльләнә торган 3 түгәрәк эшли.

«Горький исемендәге мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе Яшел Үзән шәһәрендә 1971 елның 25 декабрендә ачыла. Аның эшчәнлеге «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»ның 84нче цехы, шәһәрнең иң талантлы һәм иҗади шәхесләре тарафыннан башлана. Инде шул елларда ук ул «Югары категорияле» статусына ия була. Үзәкнең төп эшчәнлеге – мәдәният өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү. Биредә күргәзмә залын, Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары концертларын карарга, театр студиясенең һәм гастрольләрдә йөрүче труппаның спектакльләрен тамаша кылырга, вокаль осталыкка һәм хореография сәнгатенә өйрәнергә, акварель студиясендә сынлы сәнгать әсәрләре белән танышырга мөмкин.

«Родина» Яшел Үзән музыкаль театры муниципаль бюджет учреждениесендә зур концерт, колонналы, күргәзмә заллары, бутафор һәм декоратор бүлмәләре, кече, вокал репетицияләре, хореография һәм актерлык осталыгы заллары, костюм һәм тегү цехлары, административ кабинетлар, Зәңгәр зал, актерлык осталыгы, хореография һәм вокал заллары, балет студиясе бар. Биредә вокал, хореография һәм актерлык осталыгы студияләре эшли.

«Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре Мәдәни үсеш үзәге» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесендә иҗади остаханә, вокал һәм театр студиясе, күргәзмә мәйданы, концерт залы бар. 100 меңле халкы булган шәһәрдә Мәдәни үсеш үзәге концерт залы даими рәвештә фестивальләр, спектакльләр, иҗади кичәләр, балалар бәйрәмнәре һәм концертлар уздыру өчен мәйдан булып тора.

«Горький исемендәге мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе, «Алые паруса» балалар мәдәният сарае филиалының төп эшчәнлеге – мәдәният өлкәсендә халыкка төрле хезмәтләр күрсәтү һәм өйрәтү, һәвәскәр һәм сәнгать иҗаты белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру. Муниципаль бюджет учреждениесенә 4 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 320дән артык бала йөри. Филиалның иҗат коллективлары төрле чараларында актив катнаша, республика, Россия һәм халыкара бәйгеләрдә җиңүләр яулый.