Яшел Үзән шәһәре һәм районы мәдәният объектлары һәм парклары
Әлеге бүлектә Яшел Үзән районы мәдәният объектлары һәм парклары турында гомуми мәгълүмат бирелгән.
-
Яшел Үзән районында мәдәният объектлары
Тасвирлама: Әлеге бүлектә Яшел Үзән районы мәдәният объектлары адресы, фотолары, эш/тәнәфес вакыты, картада урнашу урыннары, сайтлары, социаль челтәрләре күрсәтелгән һәм мәдәни үзәкләр турында гомуми мәгълүмат язылган.
-
Яшел Үзәннең парк һәм скверлары
Тасвирлама: Әлеге бүлектә Яшел Үзән шәһәре паркларының адресы, фотолары, картада урнашу урыннары күрсәтелгән һәм парклар турында гомуми мәгълүмат бирелгән.
Әлеге бүлектә Яшел Үзән шәһәре һәм районы мәдәни объектлары, парк һәм скверлары турында мәгълүмат алырга мөмкин.
Районыбызда барлыгы 38 мәдәният йорты бар. Алар арасында: Октябрьский мәдәният йорты, А.Н. Баязитов исемендәге Әйшә авылы мәдәният йорты, Васильево мәдәният йорты, Зур Ключи авылы мәдәният йорты, Раифа авыл мәдәният йорты, Карамалы Тау авылы җирлеге мәдәният йорты, Карашәм авылы мәдәният йорты, Карагуҗа авылы мәдәният йорты, Норлат мәдәният йорты, Олы Яке авылы мәдәният йорты, Мулла Иле авылы мәдәният йорты, Олы Ачасыр авылы мәдәният йорты, Мамадыш-Әкил авылы мәдәният йорты, Күгәй авылы мәдәният йорты, Бакырчы авылы клубы, Бишнә авылы мәдәният йорты, Күгеш авылы мәдәният йорты,Тау Иле авылы клубы, Татар Танае авылы мәдәният йорты, Өтәшкә авылы клубы, Түбән Урысбага авылы мәдәният йорты, Уразлы авылы мәдәният йорты, Каратмән авылы мәдәният йорты, Олы Күлбаш авылы мәдәният йорты, Панау авылы клубы, Косякау авылы мәдәният йорты, Әрә авылы клубы, Олы Шырдан авылы мәдәният йорты, Юынчы авылы клубы, Татар Наратлысы авылы клубы, Кече Шырдан авылы мәдәният йорты, Зур Өтәк авылы клубы, «Горький исемендәге мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты үзәге», «Родина», «Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре Мәдәни үсеш үзәге», «Алые паруса» балалар мәдәният сарае. Барлык мәдәният обьектлары турындагы мәгълүматны биредә укый аласыз.
Яшел Үзәндәге парклар кешеләргә буш вакытларында бер-берсе белән куркынычсыз шартларда якыннанрак аралашырга, шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итәргә һәм табигать белән хозурланырга мөмкинлек бирә. Парк зоналары һава сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә һәм флора, фауна вәкилләренең яшәү һәм үсеш тирәлеге булып тора. Шулай ук алар шәһәр халкын берләштерергә һәм аның тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә.
Шәһәребездә барлыгы 6 парк һәм сквер бар. Алар арасында: «Каенлык» паркы, Алтынов паркы, «Яшь корабел» скверы, «Шәһәр күле» паркы, «Родина» паркы, «Җиңү паркы». Парк һәм скверлар турындагы мәгълүматны монда укый аласыз.