Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Яшел Үзәннең парк һәм скверлары

Әлеге бүлектә Яшел Үзән шәһәре паркларының адресы, фотолары, картада урнашу урыннары күрсәтелгән һәм парклар турында гомуми мәгълүмат бирелгән.

Яшел Үзән парклары һәм җәмәгать урыннары – кешеләр өчен һәм алар белән берлектә булдырылган урыннар.

Шәһәр парклары кешеләргә буш вакытларында бер-берсе белән куркынычсыз шартларда якыннанрак аралашырга, шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итәргә һәм табигать белән хозурланырга мөмкинлек бирә. Парк зоналары һава сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә һәм флора, фауна вәкилләренең яшәү һәм үсеш тирәлеге булып тора. Шулай ук алар шәһәр халкын берләштерергә һәм аның тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә.

«Каенлык» паркы – шәһәребездәге иң яшь парк. Аны 2022 елда төзекләндерәләр. Парк шәһәр кешеләрен һәм кунакларын җәлеп итүнең чын үзәге булып тора. Кайчандыр ташландык хәлдә булган мәйдан хәзерге вакытта күңел ачу, күңелле очрашулар һәм пикниклар урыны. Монда шулай ук ел саен милли бәйрәмебез – Сабантуй уздырыла.

Алтынов паркы – Мирный микрорайонында урнашкан яшел оазис, 250-300 яшьлек агачлар сакланган нарат урманының кыйммәтле кишәрлеге. 2022 елда парк кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектлар бәйгесендә катнаша һәм биредә комплекслы төзекләндерү үткәрелә. Парк территориясендә ял итү һәм рекреацион (хәл җыю, көч туплау) зоналар, актив ял итү мәйданчыклары, парковка, шулай ук велоюллар булдырылган.

«Яшь корабел» скверы Мирный микрорайонының үзәгендә урнашкан һәм «Каенлык» паркы белән Алтынов паркын тоташтыра. «Яшь корабел» тирәсендә күп кенә спорт һәм коммерцияле оешмалар урнашкан. Сүз туган якны өйрәнү милли китапханәсе, балалар сәнгать мәктәбе, базар, автовокзал, кинотеатр, поликлиника, җирле кафе турында бара. Биредә шулай ук ял итү һәм рекреацион (хәл җыю, көч туплау) зоналар, гаҗәеп фонтан, велоюллар да бар.

«Шәһәр күле» паркы 2017 елда төзекләндерелә, паркта җәяүлеләр өчен юллар, күл яры тирәли ял урыннары булдырыла, яңа яктырткычлар һәм агачларга охшатып стильләштерелгән кызыл фонарьлар урнаштырыла. Күл буена музыка мәктәбенең яңартылган җәйге сәхнәсе куела. Биредә балалар өчен заманча ике яңа уен мәйданчыгы төзелә. Шуларның берсе – җирле судно төзү заводында чыгарылган «Черемушки» корабленең имитациясе.

«Первомайский» исеме астындагы парк (аның төп капкалары Первомайская урамына чыккан) – хәзерге вакытта «Родина» паркы 1948 елның 5 августында ачыла. Паркны булдыру идеясе 1932 елда шәһәргә нигез салыну белән бергә туа: Мәдәният сарае төзеп, аның янында парк ясарга планлаштыралар. Тик уйланганны тормышка ашыру насыйп булмый: илебездә Бөек Ватан сугышы башлана. Парк төзелешенә 1946 елда гына әйләнеп кайталар: биредә яңа агачлар һәм куаклар утыртыла, чәчәк түтәлләре ясала. Паркка яңа сулыш 2020 елда реконструкциядән соң бирелә. Монда балалар тематик мәйданчыгы, спорт зонасы, күп функцияле амфитеатр төзелә; парк яшелләндерелә һәм яктыртыла. Биредә җәй көне халык өчен дискотекалар уздырыла һәм күчмә сәүдә нокталары эшли.

«Җиңү паркы» 1967 елда Октябрь революциясенең 50 еллыгы уңаеннан тантаналы рәвештә ачыла. Ул шәһәр күленнән ерак түгел урнашкан һәм ике ягында хәрби техника куелган, герой якташларыбызның сурәтләре төшерелгән истәлекле такталардан торган аллеядән гыйбарәт. Паркның эченә юл күп санлы яшел утыртмалар һәм клумбалар аша уза. Аллеяне постаменттагы мәңгелек ут белән мемориаль комплекс тәмамлый. Ярым түгәрәк буйлап мәңгелек уттан ике якта урнашкан плитәләрдә сугышта һәлак булган Яшел Үзән халкының фамилияләре язылган.