Яшел Үзәннең «Родина» паркы
«Родина» паркы 1948 елның 5 августында ачыла. Паркны булдыру идеясе 1932 елда шәһәргә нигез салыну белән бергә туа: Мәдәният сарае төзеп, аның янында парк ясарга планлаштыралар. Тик уйланганны тормышка ашыру насыйп булмый: илебездә Бөек Ватан сугышы башлана. Парк төзелешенә 1946 елда гына әйләнеп кайталар: биредә яңа агачлар һәм куаклар утыртыла, чәчәк түтәлләре ясала. Парктагы яңа тормыш 2020 елда реконструкциядән соң башлана. Монда балалар тематик мәйданчыгы, спорт зонасы, күп функцияле амфитеатр төзелә; парк яшелләндерелә һәм яктыртыла.