Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы

Яшел Үзәннең Җиңү паркы

Яшел Үзәннең Җиңү паркы
  • Адресы:

    Ленин урамы

Җиңү паркы рәсми рәвештә 1967 елның 6 ноябрендә Октябрь революциясенең 50 еллыгына ачылган. Шул ук елны паркка керү юлында мемориаль плитә урнаштырылган. Мондагы зәйтүн ботагы, георгий тасмасы белән уратып алынган йолдыз һәм «Ватаныбызның бәйсезлеген һәм бәхетен саклап калган якташларыбызга» дигән сүзләр Җиңүнең символы булып тора. Төз колонналар, яктырткычларның үзенчәлекле формалары парктагы триумфаль аркага тантаналы рәвеш биреп, биредә урнаштырылган һәйкәлләр безгә шул куркыныч еллар һәм якташларыбыз кылган батырлыклар турында искә төшереп тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәйкәлләр ясаганда кулланылган беренчел төсне озак еллар дәвамында сакларга сәләтле (100 ел) мәрмәр капустина приискларыннан – Урал көньягындагы иң эре таш эшкәртү предприятиясеннән китерелгән. Аллеяне постаменттагы мәңгелек ут белән мемориаль комплекс тәмамлый. Ярым түгәрәк буйлап мәңгелек уттан ике якта урнашкан плитәләрдә сугышта һәлак булган Яшел Үзән халкының фамилияләре язылган. «Геройлар аллеясы»ның бронза барельефларында Советлар Союзы Геройлары – 15 яшел үзәнленең исемнәре һәм йөзләре мәңгеләштерелгән.