Яшел Үзәннең «Яшь корабел» скверы
Мәйдан Мирный микрорайоны үзәгендә урнашкан һәм «Каенлык» паркы белән Алтынов паркын тоташтыра. «Яшь корабел» тирәсендә күп кенә спорт һәм коммерцияле оешмалар урнашкан. Сүз туган якны өйрәнү милли китапханәсе, балалар сәнгать мәктәбе, базар, автовокзал, кинотеатр, поликлиника, җирле кафе турында бара. Биредә шулай ук ял итү һәм рекреацион (хәл җыю, көч туплау) зоналар, гаҗәеп фонтан, велоюллар да бар.