Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы

«Родина» Яшел Үзән музыкаль театры

«Родина» Яшел Үзән музыкаль театры
  • Тасвирлама:

    «Родина» Яшел Үзән музыкаль театры муниципаль бюджет учреждениесендә зур концерт залы, колонналы зал, күргәзмә залы, бутафор һәм декоратор бүлмәләре, кече зал, вокал репетицияләре залы, хореография һәм актерлык осталыгы залы, костюм һәм тегү цехлары, административ кабинетлар, Зәңгәр зал, актерлык осталыгы залы, хореография һәм вокал залы, балет студиясе бар. Биредә вокал, хореография һәм актерлык осталыгы студияләре эшли.

  • Эш вакыты:

    дүш-шим 10:00 – 19:00

  • Төшке аш тәнәфесе:

    14:00 – 15:00

  • Телефон:
    • 8(84371) 4-71-33
  • Сайт:

    https://zelmuzteatr.ru

  • Адресы:

    Ленин ур., 13

«Родина» мәдәният сарае 1944 елда Моссовет дәүләт архитектура-проект остаханәсе заказы һәм проекты буенча төзелә. Клубны Бөек Ватан сугышы чорында завод чараларын үткәрү, шулай ук авыр вакытта халыкның рухын күтәрү өчен Серго исемендәге завод төзи башлый. Мәдәният сараеның рәсми ачылышы 1944 елның 10 декабрендә була. Сарайның беренче директоры итеп Геннадий Викторович Волков билгеләнә. Мәдәният сарае иҗат эшчәнлегенең активлашуы Бөек Ватан сугышыннан соң башлана. Биредә даими рәвештә концертлар һәм башка массакүләм чаралар үткәрелә башлый. Мәдәният сараенда түгәрәкләр һәм сәнгать коллективлары да барлыкка килә. Монда Г.Камал исемендәге Татар академия театры, М.Җәлил исемендәге Опера театры, Качалов Зур драма театры кебек театрларның спектакльләре куела. Үз вакытында театр сәхнәсендә Советлар Союзы халык артистлары – Игорь Ильинский, Любовь Орлова, Людмила Зыкина, Лев Лещенко, Михаил Пуговкин, Леонид Андреев, Марк Бернес, Мәхмүд Эсамбаев, Лидия Русланова, Нонна Мордюкова, Майя Кристалинская, шагыйрьләр Константин Симонов, Роберт Рождественский, Владимир Высоцкий һәм башкалар чыгыш ясый. 2011 елда мәдәният сарае базасында ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Елена Антонова җитәкчелегендә «Яшел Үзән музыкаль театры» ачыла. Баш режиссер итеп – Евгений Казанцев, баш хормейстер булып – Надежда Антонова билгеләнә. Яшел Үзән музыка театрының якты юлы «Алтын микрофон» вокал студиясеннән башлана. Яшүсмерләр Елена Антонова җитәкчелегендә җырларга өйрәнә, шәһәр һәм халыкара конкурсларда җиңүләр яулый. «Алтын микрофон» вокал студиясе укучылары арасында Гүзәл Саттарова, Динә Гарипова һәм Eva Richie (Ева Ричи) бар. 2024 елда бинада «Мәдәният» милли проекты буенча 52 млн сумга инженер системалары яңартыла. Яшел Үзән музыкаль театрында ике труппа эшли: һөнәри артистлардан торучы өлкәннәр (якынча 40 кеше), вокал һәм хореография бүлекләренең иң сәләтле укучыларыннан торучы балалар төркемнәре. Театрда, оешкан көненнән башлап, балаларны вокал, хореография һәм актерлык остлагына өйрәтәләр. Биредә вокал, хореография һәм актерлык осталыгы студияләре эшли. Кечкенә коллектив булуга карамастан (труппа нибары 10 кешедән тора) театр мәдәни-күңел ачу һәм тамаша программаларында, бәйгеләрдә һәм фестивальләрдә актив катнаша. 2024 елда тамашачыларга «Үле җаннар» мюзиклы премьерасы тәкдим ителә. Театр репертуарында: мюзикллар (шул исәптән, «Сказка о царе Салтане» («Тантана» премиясе – 2021 номинанты), «Ромео и Джульетта», «Красавица и Чудовище», «Смехалион», татар әкияте буенча «Айлин һәм Данияр» мюзиклы (сценарий авторы ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Лариса Зотова), спектакльләр, шулай ук үз проектлары («Илюминатлар» ирләр хорының «Эпик» шоуы, «ЛЮБЭ», «Мин, әлбәттә, кайтам...» трибьют кичәләр, В. Высоцкийны искә алу концерты). 2023 елдан башлап, театр «Бердәм Россия» партиясенең спектакльләр кую һәм матди-техник базаны яхшырту өчен акча бирә торган «Кече ватан театрлары» федераль проектына кертелгән. Театр – «Идел-Йорт» һәм «Тантана» төбәкара театр коллективлары конкурсы финалисты һәм җиңүчесе.