Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы

Карамалы Тау авылы җирлеге мәдәният йорты

Карамалы Тау авылы җирлеге мәдәният йорты
  • Тасвирлама:

    Зеленодольск муниципаль районы Карамалы Тау авылы җирлеге мәдәният йорты

  • Эш вакыты:

    дүш-җом 09:00 – 18:00, шим 09:00 – 16:00

  • Төшке аш тәнәфесе:

    дүш-җом 12:00 – 14:00, шим 12:00 – 14:00

  • Телефон:
    • 8(84371) 2-17-44
  • Адресы:

    Бакчачылык мкр., 9

Зеленодольск муниципаль районы Карамалы Тау авылы җирлеге мәдәният йорты 2013 елда ачыла. Биредә 7: тренажер, бию, теннис, көрәшчеләр, тамашачылар заллары һ.б. бар. Объектның тамашачылар залы 450 урынга исәпләнгән. Биредә белгечләр җитәкчелегендә 256 кеше шөгыльләнә торган 23 түгәрәк эшли. Шулар арасында: 6 вокал (берсе халык вокалы коллективы), 5 бию, 4 декоратив-гамәли сәнгать, 2 фольклор (берсе халык фольклор коллективы) түгәрәкләре бар. «Лира» һәм «Матрешки» коллективлары «Халык үзешчән коллективы» дигән исемгә лаек. Карамалы Тау авылы җирлеге мәдәният йортында төрле иҗади кичәләр, уеннар, күргәзмәләр оештырыла, спектакльләр һәм концертлар куела, массакүләм чаралар үткәрелә. Коллективлар зональ, республика, бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнаша.