Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы

Яшел Үзәннең Горький исемендәге мәдәният үзәге

Яшел Үзәннең Горький исемендәге мәдәният үзәге
  • Тасвирлама:

    «Горький исемендәге мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе – Яшел Үзән шәһәренең иң популяр мәдәният үзәге. 70нче елларда ук ул «Югары категорияле мәдәният йорты» статусына ия була.

  • Эш вакыты:

    дүш-җом 08:00 – 21:00

  • Телефон:
    • 8(84371) 4-25-02
  • Сайт:

    https://ckint-gorkogo.kazan.muzkult.ru/about

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Ленин ур., 46

«Горький исемендәге мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе Яшел Үзән шәһәрендә 1971 елның 25 декабрендә ачыла. Аның эшчәнлеге Горький исемендәге Яшел Үзән заводының 84нче цехы, шәһәрнең иң талантлы һәм иҗади шәхесләре тарафыннан башлана. Инде шул елларда ук Мәдәният сарае «Югары категорияле сарай» статусына ия була. Үзәкнең төп эшчәнлеге – мәдәният өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү. «Горький исемендәге мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты үзәге» муниципаль бюджет учреждениесендә күргәзмә залына барырга, Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары концертларын карарга, театр студиясенең һәм гастрольләрдә йөрүче труппаның спектакльләрен карарга, вокаль осталыкка һәм хореография сәнгатенә өйрәнергә, акварель студиясендә сынлы сәнгать әсәрләре белән танышырга мөмкин.