Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы

Яшел Үзән шәһәре Мәдәни үсеш үзәге

Яшел Үзән шәһәре Мәдәни үсеш үзәге
  • Тасвирлама:

    «Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре Мәдәни үсеш үзәге» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесендә иҗади остаханә, вокаль һәм театр студиясе, күргәзмә мәйданы, концерт залы бар. 100 меңле халкы булган шәһәрдә Мәдәни үсеш үзәге концерт залы даими рәвештә фестивальләр, спектакльләр, иҗади кичәләр, балалар бәйрәмнәре һәм концертлар уздыру өчен мәйдан булып тора.

  • Эш вакыты:

    дүш-якш 08:00 – 22:00

  • Телефон:
    • 8(84371) 6-07-40
  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Королев ур., 17

«Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре Мәдәни үсеш үзәге» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе «Мәдәният» милли проекты кысаларында 2022 елда төзелә. Мондый үзәк Россиядә беренчеләрдән булып барлыкка килә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ул федераль һәм республика ярдәме белән төзелә: «Мондый үзәкләр булдыру – яңа федераль инициатива, әмма иң мөһиме, бу – безнең илдә беренче һәм мин барыгызны да әлеге вакыйга белән чын күңелдән котлыйм. Без күргәннең барысы да – җәмәгать киңлекләре дә, мәктәпләр дә, мондый мәдәният үзәкләре дә – халкыбызның тормыш сыйфатын яхшырту өчен эшләнә». Аның директоры итеп – Ямщикова Эвелина Рәшид кызы билгеләнә. Өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе составына иҗади остаханә, вокаль һәм театр студиясе, күргәзмә мәйданы, 200 урыны булган концерт залы керә. Үзәктә төрле яшьтәге (3 яшьтән 80 яшькә кадәр) кешеләр шөгыльләнә торган иҗат коллективлары: «Лайм», «Брейк-форм», «STORM» хип-хоп хореографик төркемнәре, «Жар-птица», «Пой со мной» вокаль коллективлары, «Топ-хлоп малыши» башлангыч иҗади үсеш студиясе, Арт-лаборатория, «Акварелька» ИЗО-студиясе, акварель скетчларын ясау студиясе, «Омтылыш» татар үзешчән театры, «Движение», «Зумба», Өстәл теннисы клубы спорт коллективлары, инглиз телен укыту түгәрәге эшли. Шулай ук гитарада уйнарга өйрәнү буенча түгәрәк, шахмат, балалар театр студиясе һәм гаилә кафесын ачу да планлаштырыла.