Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Закон бозуның зыяны күп

Статистикага күз атсаң, салмышлар белән дөнья тул ган дигән фи кер туа да куя.

Чөнки ЮХИДИ инспекторлары юлларда рейдларга чыктымы, исерткеч эчем лек кулланып эләгүчеләр бул мый калмый.Ничек сизә тор ган нардыр, анысы безгә караңгы, үзләренең һөнәри осталыклары ярдәм итәдер, мөгаен.
Автомобильче О.В.Бахаревныда рейд оештыручылар тиз тота. Туктатылган машина хуҗасын тикшереп карыйлар һәм беркетмә төзергә мәҗбүр булалар. Материалы җәмәгать суды на юнәлтелә.
Судья бу автомобильченең элек РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча җаваплылыкка тартылмавын исәпкә алып, аны 1 ел 6 ай срокка машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә. Моңа өстәп 30 мең сум штраф та салына.
Нәфесеңне тыя алмасаң, шактый гына зыян күрергә туры килә шул. Салмыш килеш руль артына утырып чыгудан бик сак булырга кирәк. Законны бозуга караганда үтәү күпкә отышлырак.
Зеленодольск муниципаль районының юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев