Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Юмартлыктан файдаланган

Эчке эшләр бүлегенең кизү тору частенә Әйшә авылында яшәүче хатын-кыз элеккеге өйдәшен акча урлауда гаепләп, аны табуны һәм тоткарлауны сорап мөрәҗәгать итә.

Бу хатын-кыз элек Түбән Новгород өлкәсендә туып-үскән 32 яшьлек ир белән яшәгән, аннан ике бала тапкан. Октябрь аенда ир балалары белән очрашырга дип килгәч, хатыннан иске кесә телефонын сорап торган. Хатын, кызганычка, телефоныннан СИМ-картасын алырга оныткан. Соңрак ир телефон номерының элеккеге хатынының һаман да мобиль банкына бәйле булуын ачык лаган. Ул шул телефоннан мобиль кушымтасына җиңел генә кереп, аннан үзенең банк картасына 47 мең сумны күчергән. Акчаның 40 меңен шәхси ихтыяҗларына тоткан, калган 7 мең сумын, акылына килеп, хатынга кире күчергән.

Бу иргә җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүче үз гаебен тулысынча таныган, тәүбә иткән.

Шуңа күрә, телефондагы СИМ-картаны үзгәрткән очракта, элеккеге абонент номерын онлайн банклардан алып ташларга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев