Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

ЮХИДИ хезмәткәрләре 40 хокук бозуны ачыклаган

9, 10 апрельдә төнлә Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә юл-патруль хезмәте инспекторлары тарафыннан профилактик рейд чаралары үткәрелде.

Ике көн дәвамында исерек йөртүчеләр идарә иткән өч транспорт чарасы тоткарланган, аларның икесе машина белән идарә итү таныклыгы булмый торып, руль артында булган.

Тикшерү барышында инспекторлар, шулай ук, юл йөрү кагыйдәсен бозып алда баручы автомобильне узган 3 һәм светофорның рөхсәт ителмәгән сигналына туктамаган 2 машина йөртүчене ачыклаган.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтенең барлык катнашучыларына мөрәҗәгать итеп, исерек хәлдә транспорт белән идарә итү фактларын булдырмаска гына түгел, руль артында исереклек проблемасына да битараф калмаска, юлда үзләрен адекват тотмаган машина йөртүчеләр турында полициягә үз вакытында хәбәр итәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев