Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Йортсыз калган гаиләгә бергәләп ярдәм итик

Карактан кала, уттан –юк, ди халык. Чынлап та, ут-күздән Ходай сакласын дип телибез. Гомерең буе җыйган мал-мөлкәтең берничә мизгелдә җир белән тигезләнеп, юкка чыгуны берәүгә дә язмасын. Менә шулай Татар Әҗәлендә яшәүче Мохтаровлар салкын көзге иртәдә йортсыз калды.

Янгын төнге 2 сәгать 15 минутта башлана. Ниндидер тавышка кызлары Зөлфия уяна һәм башкаларны да коткарып кала дисәң дә була. Чөнки түбәдән башланган ут бүрәнә йортны бик тиз чолгап ала. Тирән йокыга талган вакытта, әле дә ярый үзләре чыгып котылганнар. Өйдән бернәрсә дә алырга өлгермиләр. Тирә-күрше авыллардан, шулай ук Карамалы Таудан янгын сүндерүчеләр тиз килеп җитә. Шулай да йортны сак лап калып булмый.

– Бу хәбәр тирә-юньгә тиз таралды. Көзге салкын көндә бернисез калган гаиләгә иң беренче булып кием-салым җыя башладык. Кеше хәсрәтенә битараф калмыйча, үзләреннән күпмедер өлеш керткән һәркемгә рәхмәтлебез. Шу ның кадәр кирәк-ярак җыелыр дип уйламадык та, – дип сөйли Рус Әҗәле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина.
Мохтаровлар гаиләсе бүген урамда калмаган, Аллаһка шөкер, торыр урын табылган. Шушы ук авылда туганнарының буш йортында вакытлыча яшәп торалар.

– Авылыбыз кечкенә, яшьләрнең күбесе читкә китеп эшли. Шулай да фаҗига булган көнне, кем аягында йөри ала, һәммәсе ярдәм итте. Кием-салым, башка кирәк яракларның күплеген күрсәгез! Акчалата да ярдәм итәләр. Алга таба янган йорттан бераз читтәрәк яңа нигез салып чыгарга исәп бар. Андый вакытта һәр киңәш тә кадерле икән ул. Төзелеш оешмасында эшләүче туганыбыз йорт салу буенча берничә вариант тәкъдим итә. Аллаһ кушып, шушы эшне ерып чыксак, әйбәт булыр иде. Без, ярдәм иткән һәркемгә, чиксез рәхмәтлебез, – дип сөйли Ризван Мохтаров.

Бүгенге көндә Мохтаровлар гаиләсенең кияргә киемнәре, җылы өйләре бар. Алда исә гаять зур эш – үз нигезләрен өр-яңа баштан торгызу тора. Бүгенге көндә мондый күләмле тө зелешне башлау, ай-һай, җиңелләрдән түгел. Шуңа да газета укучыларыбызга мөрәҗәгать итәбез. Акчалата ярдәм итсәк иде. Кем күпме булдыра ала. Тамчыдан күл җыела, дип юкка гына әйтмиләр.

Редакциягә яшел үзән леләрдән килгән кием-салымны хуҗаларына тапшырдык. Әле дә булса ярдәм килә тора. Ә инде матди яктан өлеш кертүчеләр акчаны авыл җирлегенә яки 8 967 372 99 97 номерына (Сбербанк) Зөлфия Ризвановна исеменә күчерә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X