Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәнлеләр бер атнада ялганчыларга 1 миллион сумга якын акчасын биргән

Бер атна эчендә полициягә 8 яшел үзәнле билгесез затларның мошенниклык гамәлләре турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Бу хакта эчке эшләр бүлеге биргән мәгълүматтан күрергә була.

36 яшьлек яшел үзәнлегә билгесез затлар, аның исеменә санкцияләнмәгән кредит алуны булдырмый калырга кирәк дип шалтыраткан. Нәтиҗәдә, ул үзе 196409 сум акчасыннан колак каккан.

27 яшьлек менеджер да картасыннан 143410 сум акчасының мошенниклар исәбенә ничек күчүен сизми дә калган. Аңа да, гадәттәгечә, билгесез затлар шалтыратып, банк картасыннан санкцияләнмәгән акча алынуны юкка чыгарырга кирәк дип шалтыраткан булган.

30 яшьлек яшел үзәнле дә полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган, чөнки аның 45 мең сум акчасын ялганчылар үзләштергән. Монысының да схемасы гади: «Авито»га аккардеон сатам дип куйган игъланы буенча шалтыратканнар, «сатып алабыз» дигән булып, ялганлап, шәхси мәгълүматларына ия булганнар.

Барлык фактлар буенча да җинаять эше ачылган, дип хәбәр итәләр эчке эшләр бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев