Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә яшәүче бер хатын-кыз 11 яшьлек улына үтерү белән янаган: баланың кычкыруларын күршеләр ишеткән

Тикшерүчеләр Яшел Үзәндә яшәүче 33 яшьлек хатын-кызга арата РФ Җинаятьләр кодексының 117нче маддәсенең 2нче өлеше («Газаплау») һәм 119нчы маддәсенең 1нче өлеше («үтерү белән янау») буенча җинаять эше кузгаткан.

Бу хакта ТР буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.
Тикшерү версиясе буенча, 2020 елда шикләнелүче исерек хәлдә даими рәвештә бер сәбәпсез 11 яшьлек улын кыйный, шулай ук аңа үтерү белән яный. Күршеләр баланың кычкыруын ишеткәннән соң, бу хакта хатынның элеккеге иренә хәбәр иткән.
Нәтиҗәдә, элеккеге ирнең әти-әнисе полиция хезмәткәрләре белән бергә килеп, бу малайны һәм аның энесен әнисеннән тартып алып китәләр.
Хәзер бу факт буенча тикшерү эшләре алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев