Яшел Үзән

Яшел Үзәндә вандализм кылуда шикләнелүчене тоткарладылар

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча идарәсе хезмәткәрләре Ленин урамындагы автобус тукталышы пыяласын ватып, вандализм фактын кылуда шикләнгән 17 яшьлек егетне тоткарлаган.

Әлеге факт буенча сорау алу бүлеге тарафыннан Россия Федерациясе Җинаять кодексының 214нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган «Вандализм» билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Оперативниклар яшел үзәнленең төнге вакытта автобус тукталышы эскәмиясендә ял итәргә утыруын ачыкланган. Күпмедер вакыттан, үз хис-тойгылары белән идарә итмичә, егет тукталыш павильонына аягы белән тибә, шуннан пыяласы ярыла һәм ватыла.

Җинаять нәтиҗәсендә ЯҮМР Башкарма комитетына 80 мең сумлык матди зыян китерелгән.
Егет үз гаебен тулысынча таный.

Шикләнелүчегә карата читкә чыгып китмәү һәм үз-үзеңне дөрес тоту турында подписка рәвешендә кисәтү чарасы сайланган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: