Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә полицейскийлар законсыз хәмер сатучыларны ачыклады

Элегрәк ир-атлар мондый хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка тартылган иде инде.

Полиция хезмәткәрләре Яшел Үзән кешесенең алкоголь продукциясен Татарстан урамындагы 25нче йорт тәрәзәсеннән законсыз рәвештә сатуын ачыклаган. Хәзерге вакытта 47 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылган.

Яшел Үзән районының Бело-Безводное авылында яшәүче 79 яшьлек ир дә алкогольгә каршы закон бозган өчен җәлеп ителгән. 15000 сум күләмендә штраф салынуга карамастан, пенсионер өйдә җитештерелгән спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүне дәвам итә.

Кагыйдә бозучыларга 50дән 80 мең сумга кадәр штраф яный.

Полицейскийлар гражданнарны законсыз хәмер җитештерү һәм сату фактлары турында +7(84371) 4-47-06 телефоны яки 02 (барлык кәрәзле телефоннардан — 102) номеры буенча хәбәр итәргә өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев