Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә полицейскийлар фатир басуны ачыклаган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең кизү частенә 52 яшьлек җирле хатын-кыз фатирда урлау факты буенча гариза бирә.

Аның сөйләве буенча 22 гыйнварда билгесез кеше ачкычын туры китереп, аның фатирына законсыз рәвештә керә. Торактан акча, көмеш һәм алтын бизәнү әйберләре, шулай ук азык-төлек урлап чыкканнар.

Зыян 200 мең сумнан артык тәшкил иткән.

Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү һәм эксперт-криминалистика бүлеге хезмәткәрләре әлеге җинаятьнең элек хөкем ителгән, беркайда да эшләмәүче 47 яшьлек кеше кылуын ачыклаган.

Җинаятьчедән шикләнелүче сыйфатында сорау алалар һәм шунда ул әлеге җинаятьне кылуда гаебен таный. Ир РФ Җинаять кодексының 91 һәм 92 маддәләре тәртибендә тоткарланган. "Урлау» РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 3нче өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатыла.

Тентү барышында тоткарланучының яшәү урыны буенча урланган милекнең бер өлешен табып алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев