Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә микрофинанс оешмасы офисына һөҗүм ясала

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең кизү тору частенә микрофинанс оешмасы офисына һөҗүм итү турында хәбәр килеп ирешә.

Полиция хезмәткәрләренә 23 яшьлек зыян күрүче офиска ир-ат керүе хакында сөйли. Таныш булмаган кеше капюшонда, медицина битлегендә һәм перчаткада булган. Менеджерга ир-атның үз-үзен тотышы сәер тоелган, ул гел кулын үз курткасының кесәсенә тыккан һәм нидер эзләп табарга омтылган. Ә кыз әлеге ир-ат кесәсеннән пычак чыгарыр дип башына да китерми. Ир-атны урындык белән этеп җибәреп, тревога төймәсенә басарга өлгерә һәм урамга чыгып кача. Ике минут эчендә әлеге урынга патруль-пост хезмәте экипажы килә һәм җинаятьчене тоткарлый. Ул Яшел Үзәндә яшәүче 52 яшьлек ир булып чыга.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 162нче маддәсенең 2нче өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатыла. Шикләнелүче РФ ҖК 91нче маддәсе тәртибендә тоткарлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев