Яшел Үзәннең Ленин урамындагы супермаркеттан урлауда шикләнелүчене тоткарлаганнар, дип хәбәр итә ТР буенча Росгвардия идарәсе.
Бу исерек Казан кешесен кибеттән бер тартма хәмер һәм 50 төргәк тәмәке белән эләктергәннәр.
Иртәнге сәгать 5ләр тирәсендә супермаркетта сигнализация эшли башлаган. Урынга якындагы патруль килеп тә җитә. Росгвардиячеләр кибеттән чыккан исерек ир-атны күреп алалар. Аның кулында алкогольле продукция салынган тартма һәм зур пакет була. Патруль хезмәткәрләрен күреп, карак качарга омтыла, әмма ерак китә алмый, шунда ук тоткарлана.
33 яшьлек ирдән кибеттән урланган товар тартып алына. Ачыкланганча, ул кибеткә урлау нияте белән пластик ишекне ватып кергән. Хәзер әлеге иргә карата җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә.
Нет комментариев