Яшел Үзән

Яшел Үзәндә инспекторлар рейд үткәрделәр

20 май көнне 07.15 сәгатьтән 08.15 сәгатькә кадәр Б. Урманче урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны машинада йөртү вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне ачыклау максатыннан рейд үткәрделәр.

Профилактик чара нәтиҗәсендә 8 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды: балаларны махсус утыргычлардан башка йөртү-2, куркынычсызлык каешларын кулланмау-6 очрак.

Дәүләт автоинспекциясе искәртеп узганча, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, 7 яшькә кадәрге балаларны бары тик балалар өчен автокреслларда гына йөртү, 7дән 11 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобиль һәм йөк автомобиле кабинасында балалар өчен махсус утыргычларда яки куркынычсызлык каешларын кулланып кына өйртү каралган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: