Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә "Игътибар-балалар!» дип аталган профилактик чара үткәрәчәкләр

Дүрт ай эчендә Яшел Үзән районы юлларында балигъ булмаганнар катнашында алты юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда биш бала тән җәрәхәтләре алган һәм бер тапкыр медицина ярдәменнән соң өйләренә озатылган, ә 17 яшьлек кыз хастаханәгә озатылган.

Балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан, 2022 елның 23 маеннан 5 июненә кадәр Яшел Үзәндә " Игътибар-балалар!» диеп аталган чара үткәрәчәкләр.

 

Чара кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре:

машина йөртүчеләрне һәм балаларны ташу кагыйдәләрен бозучыларны тикшерәчәкләр,

- җәяүлеләргә өстенлекләр бирмәү, яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру белән бәйле хокук бозуларны профилактикалау буенча чаралар үткәрәчәкләр

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашында балаларның юлларда үз-үзен тотышы мәсьәләләре буенча ата-аналар җыелышлары да булачак

 

Шоферлар, юлларда игътибарлы булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев