Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә балыкчыны эзлиләр

Яшел Үзәндә суга төшеп киткән күпертелгән мендәр артыннан йөзгән балыкчыны эзлиләр.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ведомствода сөйләүләренчә, 31 июльдә 18:45 сәгатьтә коткаручылар Яшел Үзәндә пляж каршында батып үлгән кеше турында хәбәр буенча килгән. Ачыкланганча, ике ир-ат көймәдә ярдан 200 м ераклыкта балык тоткан, аларның берсенең күпертелгән мендәре суга төшкән - ул чишенеп, аның артыннан йөзгән һәм күздән югалган.
Коткаручылар ГИМС инспекторлары белән берлектә акваторияне тикшергәннәр, югалган 1985 елгы ир-ат әлегә табылмаган. Хәзерге вакытта эзләү водолозларны җәлеп итеп дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев