Яшел Үзән районында пенсионер тирән коега төшеп киткән
ЮХИДИ

Яшел Үзән районында пенсионер тирән коега төшеп киткән

Яшел Үзән районында тирән коега төшкән ир-атны коткардылар, дип хәбәр итәләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Кичә 13.07 сәгатьтә 112 бердәм ашыгыч хезмәтләрен чакыру номерына хәбәр килә: Яшел Үзән районының Карамалы Тау бистәсендә, Панфилов урамында ир-ат өч метрлык коега төшеп киткән.

Килеп җиткән коткаручылар 65 яшьлек ир-атка коедан чыгарга ярдәм иткән һәм аны ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырган.

Аның гипертоник кризы була һәм медицина ярдәме урында күрсәтелә.


Нет комментариев