Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән районында 2021 ел башыннан 302 янгын очрагы теркәлде

9 кеше ут корбаны булды. Кеше үлеменә китергән янгынның соңгы очрагы 19 ноябрьдә Протопоповка авылында булып, анда 50 яшьлек ир-атның гомере өзелде. Ут чолгап алган йортны күршеләре күреп, тиз арада «01» хезмәтенә шалтыраткан.

Карамалы Таудан 154нче янгын сүндерү-коткару бүлегенең беренче бүлекчәләре килеп җиткәндә агач янкорманы һәм йортның чормасын ут чолгап алганга күрә, эчкә үтеп керү мөмкин булмый. Шаһитлар сөйләгәнчә, янгын сүндерүчеләр килгәнче, бу йортта яшәүче ир-атның абыйсы йөгереп чыгып өлгергән. Башы, муены, аркасы, куллары (гәүдәсенең 30 проценты) пешкән ирне Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә озатканнар. Хәзер зыян күрүченең хәлен табиблар тотрыклы рәвештә авыр дип бәяли.

Ә менә хуҗа үзе өйдән чыга алмый ча кала. Аның нык янган гәүдәсен янгын сүндерүчеләр хуҗалык сарае эчендә җимерелгән корылмаларны сүтү барышында, йортның кирпеч янкормасы янында таба. Күрәсең, ир-ат, абыйсы кебек үк, янып торган йорттан урамга йөгереп чыгарга тырышкан, ләкин булдыра алмаган.
Күршеләре сүзләренчә, һәлак булган 50 яшьлек ир-атка бу йортны бертуган апасы сатып алган булган. Ул беркайда да эшләмәгән. Туганнары әледән-әле аның янына килеп йөргән. Әмма, ялгызы гына калгач, ир-ат даими рәвештә, шундый ук спиртлы эчемлекләр яратучылар компаниясе белән эчкән. ЯҮМР буенча янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләренең якынча мәгълүматлары буенча, янгын да нәкъ менә һәлак булучының үзенең ут белән саксыз эш итүе аркасында чыккан.

Статистика күрсәткәнчә, барлык һәлак булганнарның 90 проценты – спиртлы эчемлекләр белән кирәгеннән артык мавыгучы, асоциаль яшәү рәвеше алып баручы затлар. Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны шәһәр һәм районның барлык халкына янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерә.

Бигрәк тә хәзер – кышкы янгын куркынычы янаган чорда, электр приборларын, җылыту мичләрен файдалану һәм тәмәке тарту вакытында ут белән саксыз эш итү аркасында янгыннар санының кискен артуы күзәтелә. Белгечләр үз торакларында автоном янгын хәбәрчеләре – янгын чыгу турында вакытында хәбәр итә торган арзанлы приборлар куярга киңәш итә, чөнки алар йоклап яткан кешеләрне уятачак һәм гомерләрен саклап калачак. Сак булыгыз, якыннарыгызны саклагыз!

Резидә Йосыпова,
Яшел Үзән янгын сүндерү-коткару гарнизоны матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев