Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән районы халкы мошенникларның корбаны булды

Декабрьнең икенче яртысында һәм гыйнвар башында алдау юлы белән банк карталары белән акча урлауның 3 очрагы булган.

Беренче очрак онлайн-сатып алулар белән бәйле. Яшел Үзән кешесе интрнет-сайтта диван сату турында игълан урнаштыра. "Потенциаль сатып алучы" сатучының ышанычын куллану юлы белән өч мең сумнан артык акча урлаган.

Криптовалютада акча эшләргә теләп, тагын бер яшел үзәнле якынча шундый ук суммадан мәхрүм калган.

Ә Яңа Тура бистәсендә яшәүче шактый киң таралган очракның корбаны була: санкцияләнмәгән кредитны рәсмиләштерүне булдырмау омтылышында ул кырык мең сумга якын акчасын югалта.

Чит кеше хаталарыннан гыйбрәт алыгыз һәм чит затларга ышанмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев