Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән халкы мошенниклар корбаны булган

Мошенниклар Яшел Үзән халкының ышанычы аша баюын дәвам итә. Соңгы ике көндә шәһәр халкы җинаятьчеләргә миллион сумнан артык акча күчергән. "Сезнең туганыгыз бәлагә эләкте" дигән иске схеманы һаман да алдакчылар нәтиҗәле куллана.

74 яшьлек пенсионер ханымның стационар телефонына үзен аның кызы дип атаган хатын-кыз шалтырата. Ул бер кызны бәрдерүен һәм аңа операция өчен миллион сум таләп ителүен хәбәр итә. Аннары «прокуратура хезмәткәре» шалтыратып, операция өчен тиз арада акча һәм урын-җир әйберләре кирәк, пакет артыннан курьер киләчәк, ди. Ханым бар булган акчаларын җыя да курьер аша биреп җибәрә. Соңрак, кызы белән берни дә булмавы һәм бернинди дә авариягә дә эләкмәгәне ачыклана. Мошенникларның корбаны булуын аңлап, зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итә. Мошенниклык гамәлләреннән зыян 100 мең сумнан артык тәшкил иткән.

Шул ук көнне, оныгына ярдәм күрсәтү сылтавы белән, мошенниклар 83 яшьлек хатыннан тагын 100 мең сум акча урлаганнар.

Шундый ук схема буенча мошенниклар 76 яшьлек яшел үзәнле хатын-кызның 800 мең сум күләмендә акчасын үзләштергән.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы исегезгә төшерә:

Әгәр сезгә билгесез кеше шалтыратып, туганыгызның бәлагә эләгүе турында хәбәр итә икән, барыннан да элек, тынычланыгыз. Кирәкле сумманы җыя алуыгызны әйтегез, үзегез туганнарыгыз белән элемтәгә керегез һәм шунда ук полициягә мөрәҗәгать итегез!
Таныш булмаган кешеләргә акча бирмәгез! Уяу булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев