Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән егете әтисен үтергәнче кыйнаган

Яшел Үзәндә яшәүче 57 яшьлек кешенең мәетен, 22 октябрьдә Сәйдәшев урамындагы бер йортның фатирында табып алалар. Үтерүдә шикләнелеп, һәлак булучының 19 яшьлек улы тоткарлана.

ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, фаҗига көнендә егет әтисен эчкәне һәм эшкә урнашмавы өчен кисәтү ясаган. Ул вакытта ир улын орышкан. Яшь кеше җавап итеп, әтисен кыйнаган. Алынган җәрәхәтләрдән ир үлгән.

Егеткә «аңлы рәвештә саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян салу һәм үлеменә китерү» маддәсе буенча гаеп белдерелгән. Шикләнелүче үз гаебен өлешчә генә таныган. Аңа чик кую чарасын сайлау турында мәсьәлә хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев