Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә 40 җинаять теркәлгән

Шуларның 30ы – шәһәрдә, 10сы районда булган. 28 җинаять ачылган. 25е – «кайнар эздән». 1 кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 көчләү, 2 талау, 18 урлау, 1 транспорт чарасын урлап алып китү, 8 мошенниклык очрагы һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 4 факт теркәлгән.

Гоголь урамының 45а йортында үтерелгән 34 яшьлек ир мәете табылган. Ирнең баш мие җәрәхәтеннән үлгәнлеге ачыкланган. Моның буенча Яшел Үзәндә яшәүче, беркайда да эшләмәүче, элек билгеләнгән хөкем карарларын әле үтәп бетермәгән 35 һәм 37 яшьлек ике ир-ат тотылган.
Васильевоның Дзержинский урамындагы кибеттән ачыктан-ачык 2 шешә виски урлап чыкканда 21 яшьлек васильеволыны тоткарлаганнар.
Гоголь урамындагы кибеттән 46 яшьлек яшел үзәнле 11 мең сумлык спиртлы эчемлекләр урлап тотылган.
Свияжскидагы җитештерү базасыннан төзелеш материаллары урлауда гаепләнеп, Карамалы Тауда яшәүче 57 һәм 31 яшьлек ике ир-ат тоткарланган. Предприятиегә 40 мең сумга якын зыян китерелгән.
58 яшьлек яшел үзәнле, банк хезмәткәрләре дип шалтыраткан ялганчыларга ышанып, банк картасыннан 22 мең сум акчасын алдырган.
Казанда яшәүче 30 яшьлек ханым хәбәр итүенчә, аны ике хатын-кыз Казанда фатир сатудан алдап, 1500000 сумнан артык акчасын үзләштергән.
62 яшьлек яшел үзәнледән, билгесез затлар алдап, банктан башта 300 мең сум, аннан 150 мең сум кредит алдырткан. Кредитка алынган акчаның барысын да ул мошенниклар исәбенә күчергән. Зыян 461 700 сум тәшкил итә.
Гоголь урамында 28 яшьлек «Хендай Солярис» автомобилен йөртүче тоткарланган. Аның пассажиры – Балтачта яшәүче 34 яшьлек ирдән наркотик матдә табып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев