Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Янгын сүндерүчеләр 80 яшьлек әбине ут эченнән чыгарды

Шәһәрнең Белинский урамындагы 12нче йортта чыккан янгын турында хәбәр шаһитлардан иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә килә.

Коткаручылар урынга санау лы минутларда барып җитә. Хуҗалык сарае януы ачыклана. Әмма утның торак йортка күчү куркыны чы зур була. 80 яшьлек хуҗ абикә, бик нык куркып, ярдәмчеләр килеп җиткәнче, утны үзе сүн дерергә маташып карый. Тик кулларын һәм битен пешерү дән ары китә алмый.

Коткаручылар өлкән яшь тәге бу хатын-кызны сарай дан махсус коткару җайлан масын (капюшон) кулланып чыгара. Аннан соң аны медиклар кулына тапшыралар. Зыян күрүчене район үзәк дәваханәсенә алып китәләр. Сарайны сүндерер өчен 15 минуттан артык вакыт ки рәк була. Торак йортка уттан зыян килми. Янгынның гомуми мәйданы 20 кв. метр тәшкил итә. Бу хәлнең сәбәбен һәм матди зыянның күләмен тикшерү органнарына ачыкларга кирәк булачак. Нәтиҗәдә, өлкән яшьтәге ханымның гомерен һәм аның торак йортын саклап калу мөмкин була.

Соңгы өч көндә Яшел Үзән дә дүрт янгын чыкты. Нәтиҗәдә, өч мунча һәм хуҗалык корылмалары янды. Шуңа бәйле рәвештә, Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре йорт хуҗаларына саклык чараларын күрергә, җылыту мичләрен һәм электр җылыту приборларын игътибар белән күзәтеп торырга кирәклеген искә төшерә. Чөнки нәкъ менә шул сәбәпләр аркасында соңгы вакытта шәһәребезнең һәм районның шәхси йортларында янгыннар күп чыга.

«Полукамушка»лар тагын яна

6 апрельгә каршы төндә Кызыл Тыкрык урамындагы 15нче йортта янгын чыкты.
Бу әлегә кадәр бер тапкыр янгын булмаган бердәнбер йорт иде. Искәртеп узабыз, «полукамушка»ларның тарихи районында янгыннар соңгы өч елда бик күп булды. 2019 елда, ул чакта әле шунда яшәүче кешеләре күченмәгән йортларда 10 янгын чыгу очрагы теркәлде. 2020 елда алардан яшәүчеләрне башка урынга күчерделәр.

Тарихи йортларның бер өлеше реконструкцияләнде. ТР Мәдәният министрлыгы боерыгы нигезендә, әлеге йортлар һәйкәл түгел, ә «Полукамушка» истәлекле урынының бер өлеше булып тора һәм аларны торак булмаган фонд категориясенә күчерделәр. Аларда мәдәни-күңел ачу һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе объектларын урнаштыру планлаштырыла.

Янгын турында хәбәр төнге икенче яртыларда килә. 53нче янгын сүндерү һәм коткару частенең бүлекчәләре килүгә 15нче йортны ут ялмап алган була инде. Нәтиҗәдә, аның ике верандасы һәм күрше 13нче йортның 5 квадрат метр түбәсе яна. Янгынның гомуми мәйданы 181 кв. м. тәшкил итә. Ут 45 минут эчендә сүндерелә.

Күзәтчелек бүлеге инспек торларының башлангыч мәгълүматлары буенча, ул ут төртүдән чыккан. Бу версияне янгынның өйнең ике ягыннан да берүк вакытта башлануы дәлилли. Ахыргы нәтиҗәне тикшерү органнары чыгарачак.

Резидә Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев