Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Васильевода янгын сүндерүчеләр мәчене уттан коткарган

Бүген көндез Яшел Үзән районы бердәм хезмәт линиясенә Ленин урамындагы 56 йортта фатир януы турында хәбәр килә.

Урынга кичекмәстән ПЧ-153 хезмәткәрләре чыга. Алар килеп җиткәндә, торак бинаның 1 катында урнашкан фатир ут белән камалган була. Янгын чыккан вакытта хуҗа хатын һәм 2 яшьлек баланың өйдә булуы ачыкланган. Уттан саклаучылар килгәнче, алар мөстәкыйль рәвештә балкон аша эвакуацияләнгәннәр, соңрак фатирда мәче калуын хәбәр итәләр.

Янгын сүндерелгәннән соң, ПЧ-153 хезмәткәре Сергей Приказчиков кухняда яшәү билгеләрен бирмәгән йорт хайванын тапкан. Сергей Николаевич югалып калмый, инде урамда йомшак "британиялегә" кислород битлеген кидерә һәм реанимация гамәлләренә керешә. Берничә минуттан соң мәче мөстәкыйль рәвештә сулый һәм аңына килә башлый. Яраткан песиләрен хуҗаларына тапшыралар.

Кызганычка каршы, фатир шактый зыян күргән, янгын чыгу сәбәпләрен белгечләргә ачыкларга туры киләчәк.

Автор: Регина Чибрикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев