Васильевода автоледи юлда каршы юнәлешкә чыккан, зыян күрүчеләр бар
ЮХИДИ

Васильевода автоледи юлда каршы юнәлешкә чыккан, зыян күрүчеләр бар

Бүген иртән Васильевода Лагерная урамында Лада "Калина" һәм “Форд Mondeo” катнашында юл-транспорт һәлакәте була.

54 яшьлек хатын-кыз юл чатыннан чыгып, маневрның куркынычсызлыгына ышанмаган һәм каршы як хәрәкәт полосасына эләккән.

Бу вакытта каршысына чит ил машинасы килә торган була, бәрелешәләр.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Калинада утырган пассажир иминлек каешын эләктермәгәнгә, имгәнгән. Баш мие селкенгән һәм бите җәрәхәтләнгән егетне Васильево хастаханәсенә стационар дәвалануга җибәргәннәр.


Нет комментариев