Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Васильево кешесен армиядә хезмәт итүдән читләшкән өчен хөкем иттеләр

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы 26 яшьлек Павел Вуколовка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны РФ Җинаять кодексының 328нче маддәсенең 1нче бүлегендә каралган җинаять кылуда (хәрби хезмәттән качып калу) гаепле дип тапкан.

2020 елгы язгы һәм көзге чакырылышлар чорында хөкем ителүченең җитди сәбәпләрсез хәрби комиссариатка хәрби хезмәткә чакырылу белән бәйле чараларга килмәве ачыкланган. Шулай итеп, ул хәрби хезмәт үтүдән баш тарткан.

Хөкем ителүче үз гаебен таныган.

Суд аңа дәүләт кереме файдасына 15 мең сум күләмендә штраф түләү рәвешендә җәза билгеләде. Хөкем карары законлы көченә керде, - дип хәбәр иттеләр Яшел Үзән шәһәр прокуратурасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев