Башлангыч мәгълүматлар буенча, Приораны йөртүче, күпергә менгәндә, идарә итүне югалта һәм каршы як полосага чыга. Лагерь урамына таба хәрәкәт итүче автомобиль белән бәрелешә. Бәхеткә, барысы да исән-сау. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли.
Исегезгә төшерәбез, быел ике үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтеннән соң, Васильево күперендә видеокүзәтү камералары урнаштырылды.
Нет комментариев