Узган атнада Яшел Үзән районында 133 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәсе бозылган
ЮХИДИ

Узган атнада Яшел Үзән районында 133 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәсе бозылган

Шуларның 32сендә матди зыян китерелгән. 1 кеше зыян күргән, 1 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. 7 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлының 114нче чакрымында «Мазда 6» автомобилен йөртүче 36 яшьлек ир, тиешле куркынычсыз дистанция сайлый алмавы нәтиҗәсендә, 31 яшьлек хатын-кыз йөртүендәге «Форд Фокус» автомобилен бәрдергән. Бу очракта «Форд Фокус» йөртүче тән җәрәхәтләре алган. 


Нет комментариев