Рөстәм Миңнеханов МХОга дүрт ашыгыч ярдәм машинасын тапшыруда катнашты
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов МХОга дүрт ашыгыч ярдәм машинасын тапшыруда катнашты

Әлмәт районы үзәк хастаханәсе табиблары Баулыда Шәһәр көнен бәйрәм иткәндә МХОга дүрт ашыгыч ярдәм машинасы тапшырган, дип хәбәр итте Татарстан сәламәтлек саклау министры Әлмир Абашев. Тапшыру тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашкан.

Машиналар кыр шартларында ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен бөтен кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган һәм алар Әлмәт ҮРХ хезмәткәрләре хезмәт иткән частьларга юнәлдереләчәк. Машиналар белән бергә МХОга дарулар, бәйләү һәм чыгым материаллары да тапшырылган. Татарстан Рәисе табибларның өлешен югары бәяләгән һәм аларга хастаханәләрдә генә түгел, алгы сызыкта да күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдергән.

– Якын арада машиналар хәрби частьләргә тапшырылачак һәм үзләренең төп бурычын – Россия хәрби хезмәткәрләренең гомерен саклауны башкарырга керешәчәкләр, – дип сөйләде Әлмир Абашев.

Татар-информ


Нет комментариев