Татарстанда ипотека ставкалары дүрт ай эчендә 2% ка якын кимегән
Яшәеш

Татарстанда ипотека ставкалары дүрт ай эчендә 2% ка якын кимегән

2026 елның июнь йомгаклары буенча Татарстанда ипотека буенча уртача ставка 9,1% тәшкил иткән.

Бу шул ук елның мартындагы күрсәткечтән 1,72 процентка түбәнрәк, ләкин 2025 елның декабрь дәрәҗәсеннән (7,96%) югарырак, дип хәбәр итә Россия Банкы аналитикасы. Июньдә ипотека кредитлау сроклары 25,7 елга җиткән. 2026 елның марты белән чагыштырганда бу күрсәткеч 15,6 айга арткан, әмма 2025 елның декабренә караганда 11,6 айга кыскарган. Июньдә бирелгән ипотекалар саны 3,5 меңнән арткан. 2026 елның февраленнән бу күрсәткеч 56% ка диярлек арткан, әле дә 2025 елның декабренә (6 меңнән артык кредит) сизелерлек калыша.

Татар-информ


Нет комментариев