Яшел Үзән

Узган атнада 436 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 8 автомобиль йөртүче руль артында салмыш хәлдә тотылган

Юл һаләкәтендә 33 очракта матди зыян килгән, 1 кеше зарар күргән.

«784 объект» территориясендә 28 яшьлек «КамАЗ» йөртүче, транспорт хәрәкәтләнү юлын җәяүлеләр өчен билгеләнмәгән урында чыкканда, 41 яшьлек ирне бәрдерә. Зыян күрүче баш мие селкенүе, башының арткы ягы җәрәхәте белән Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә китерелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: