Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Тиенләп түгел, меңәрләп югалталар

Ялганчылар кармагына эләгүчеләр дә, эләктерүчеләр дә кимеми. Безнең һәркайсыбызга банктан дип шалтыратулар булмаган көн юктыр.

«Сезнең исемгә санкциялән мәгән кредит алуны юкка чыгару» тәкъдимен дә ялган банк хезмәткәрләре ясап кына тора. Менә шулай, 13 мартта Осиновода яшәүче 38 яшьлек хатын-кызга да шалтыратканнар, ышандырганнар һәм нәтиҗәдә банк картасыннан 79 мең сум акчасын алганнар. Шушы ук көнне 67 яшьлек яшел үзәнле дә 38 мең сумын югалткан, дөресрәге урлаткан.

69 яшьлек пенсионер исә, кар тасыннан 99 мең сум акчасы юкка чыккач, хокук сакчыларына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Моның буенча Яшел Үзәндә яшәүче 40 яшьлек ир шик астына алынган. Бәлки акчасын кире кайтару мөмкин булыр. Әмма телефон аша эш итүчеләрне ачыклавы җиңел түгел.
Телефон белән генә түгел, хәзер төрле сайтлар аша алдаулар да бихисап. Узган атнада, мәсәлән, әллә ничә кешене кәкре каенга терәткәннәр.

47 яшьлек хатын-кыз сайтка диван сату турында белдерү куеп, 200 мең сумнан артык акчасын, ә 53 яшьлек яшел үзәнле сайт аша бәйләү машинкасы сатып алам дип, банк картасыннан 35 мең сумнан артык акчасын югалткан.
Хәзер акчага кагылышлы бөтен операцияләрне җиде кат тикшергәч кенә башкара торган вакыт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев