Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Телефон урлап тотылган

Хәзер кеше телефонын урлап ерак китеп һәм рәхәтен озак күреп булмый торгандыр, мөгаен. 36 яшьлек ир белән дә шулай килеп чыга. Ул шешәдәшенең телефонын урлап, бик нык ялгыша.

Казанда яшәүче, урта махсус белемле, аерылган, ике кечкенә баласы булган, рәсми рәвештә беркайда да эшләмәүче, моңа кадәр берничә тапкыр хөкем ителгән 36 яшьлек ир 2019 елның декабрендә Осиновода яшәүче күршесе белән спиртлы эчемлек кулланганда, уртак танышының телефонына бик кызыга. Әлбәттә, беркайда да эшләмәгәч, урлашырга гына кала да инде.

Берничә көннән соң ул телефонның сим картасын алмаштырып, аннан файдалана башлый. Яшел Үзән полиция хезмәткәрләре оператив-эз ләү чаралары үткәрү барышында җинаятьченең шәхесен ачыклый һәм тоткарлый. Урланган телефон зыян күрүчегә кайтарып бирелә. Ә урлаучыга җинаять эше ачыла.
Яшел Үзән прокуратурасы аңа карата РФ Җинаятьләр кодексының 158нче маддәсенең 2нче өлеше буенча гаепләү чыгарып, аны судка җибәрә.
Агымдагы елның 22 гыйнварында Яшел Үзән шәһәр суды хөкем карары нигезендә аны 2 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итәләр. Ул билгеләнгән хөкем карарын каты режимдагы төзәтү колониясендә үтәргә тиеш булачак.

Әмма мондый режим бу ирне төзәтә алырмы, әйтүе бик авыр. Аны бит әле ике кечкенә баласы да көтә. Эшләргә яратмаган ир уртасы әти кеше аларны туйдыру, алимент түләү турында башына да китереп карамый. Киресенчә, бала-чага кебек юк-барга кызыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев