Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Татарстанда таудан шуганда өч яшьлек кыз һәлак булган

Татарстанның хокук саклау органнары хезмәткәрләре тау башыннан шуып, җәрәхәтләнгән өч яшьлек кызның үлем шартларын тикшерә.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 31 декабрьдә Татарстанның Алабуга районында урнашкан "Түбән Кама" милли паркында өч яшьлек кыз снегокат белән таудан мөстәкыйль төшеп, агачка килеп бәрелгән, нәтиҗәдә авыр баш җәрәхәте алган.

Вакыйга урыныннан аны Алабуга районының үзәк хастаханәсенә салалар, аннан Яр Чаллыдагы БСМП га күчерәләр, анда 3 гыйнварда, табиблар тырышлыгына карамастан, кыз үлгән.

Тикшерү комитеты хезмәткәрләре саксызлык аркасында үлем китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан, тикшерү Татарстан прокуратурасы контролендә.

Фото: www.mordovmedia.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев