Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Татарстанда Росгвардия идарәсенең СОБР сугышчылары ярдәме белән криминаль авторитет кулга алынды

Татарстанда Росгвардиянең территориаль идарәсе СОБР сугышчылары ярдәмендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан 59 яшьлек казанлы тоткарланган, ул берничә ел дәвамында республиканың төп "криминаль авторитеты" булып торган.

Тикшерү-оператив чаралар барышында ачыклауларга караганда, моңа кадәр дә ялган документлар ясавы, талау һәм хулиганлык өчен берничә тапкыр хөкем ителгән 59 яшьлек ир "Татарстан буенча положенец" формаль булмаган статусын алган. Ягъни, фактта республиканың җинаятьчел иерархиясендә иң югары баскычны яулаган.

"Положенец" республикада криминаль статусы түбәнрәк булган җинаятьчел мохитенең барлык затларын аның күрсәтмәләренә буйсындырырга мәҗбүр итә, ягъни мөстәкыйль рәвештә гамәлдәге җинаятьчел төркемнәр арасында тотрыклы элемтәләр булдыру буенча чаралар күрә. Аларның эшчәнлеген контрольдә тоту һәм координацияләү максатларында шартлы рәвештә бүленгән Татарстан районнары һәм шәһәрләрендә, шулай ук төзекләндерү колонияләрендә утыручылар арасыннан "күзәтүчеләр"не билгели.

Низаглы очракларны хәл итүдә турыдан-туры катнаша, легаль һәм легаль булмаган керем чыганакларын эзли, шулай ук акчаларны формаль булмаган караклар казнасына керүне һәм аларны бүлүне контрольдә тота.

Аның яшәү урыны буенча тентүләр барышында һәм дачада "общак"ка җыела торган акчаларның керүе һәм тотылуы турында язмалы дәфтәрләр, караклар символикасы булган әйберләр һәм предметлар, пистолетка һәм патроннарга охшаган әйберләр табылган һәм алынган.

Хәзерге вакытта кулга алынучыга карата сак астына алу рәвешендә иреген чикләү мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев