Кешене көчләү һәм урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта республика прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
20 октябрьдә көндез элек хөкем ителгән 44 яшьлек ир-ат Казан шәһәрендә Юдино бистәсендәге йортка кергән, анда ул вакытта элек бергә яшәгән хатынның 13 яшьлек улы һәм 17 яшьлек кызы булган. Пычак белән янап, җинаятьче кызны көчләгән, ә аннары мондый гамәлен кайтып кергән әнисенә карата кылган. Шуннан соң шикләнелүче хатын-кызны көчләп автомобильгә утырткан һәм билгесез юнәлештә алып киткән.
Оператив-эзләү чаралары барышында шикләнелүчене тоткарлыйлар, хатын-кызны азат итә алганнар. Республика прокуроры Илдус Нәфыйков РФ Җинаять кодексының 131 маддәсенең 3 өлеше ("Балигъ булмаганны көчләү") һәм РФ Җинаять кодексының 126 маддәсе ("Кеше урлау") буенча җинаять эшен шәхси контроленә алган.
Нет комментариев