Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Танышулар сайтында кыз белән аралашу Яшел Үзән кешесенә 1 миллион сумга төшә

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең кизү частенә 30 яшьлек җирле кеше мөрәҗәгать итә.

Ир тормыш юлдашын эзләүдә булуын һәм танышулар сайтларының берсендә хатын-кыз белән хат язышуы хакында сөйли. Яңа танышы хәбәр иткәнчә, ул инвестицияләр белән шөгыльләнә икән һәм бертуган абыен брокер буларак тәкъдим итә. Зыян күрүчене әлеге тәкъдим кызыксындыра һәм ул яңа танышкан кызның абыйсы белән элемтәгә керә. Ә ул исә табыш алуда ярдәм күрсәтергә вәгъдә итә һәм ирне сатуларда катнашу өчен акча салырга күндерә. Ир шартлары белән килешә һәм барлык акчаларны да кертә. Брокер сүзләренә караганда, бу сумма гына җитеп бетми һәм ул өстәмә рәвештә кредитлар рәсмиләштерә.

Бер ай эчендә ир-ат 1 миллион сумнан артык акча керткән, тик ул акчаны кире үзенә кайтара алмаган. Яшел Үзән кешесе мошенникларның хәйләгә эләгүен аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Әмма әлегә кадәр аферистлар белән аралашуын дәвам итә, алар аны табышны тагын да арттыру өчен акча кертергә этәрә.

Әлеге факт нигезендә РФ Җинаять кодексының «Мошенниклык»ның 159нчы маддәсенең 4нче өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта шәхесне билгеләү һәм шикләнелүчеләрне тоткарлауга юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X