Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Срогы чыккан таныклыктан файдаланып буламы?

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан гамәлдән чыккан машина йөртү таныклыгының куллану срогы озайтылу турында ишеткән идем.

Бу дөресме һәм кайсы вакытка кадәр?

Моңа Яшел Үзән ЮХИДИ бүлегендә түбәндәгечә җавап бирделәр:

2022 елның 1 гыйн варыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булу вакыты чыккан Россия илкүләм машина йөртү таныклыклары 3 елга озайтыла.
Бу документның үзен алыштыруны таләп итми. Ягъни, таныклык автомат рәвештә озайтыла һәм срогы тәмамланганнан соң аны әле 3 ел эчендә кулланырга мөмкин.
Әлеге озайтылу «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 12 мартындагы 353нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 9 апрелендәге 626нчы карары белән расланган һәм 2022 елның 12 апрелендә хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыккан. Документ бастырылганнан бирле, ягъни 2022 елның 12 апреленнән үз көченә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев