Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Социаль челтәрдән видео: Яшел Үзәндә машина йөртүче ЮХИДИ хезмәткәрен бәрдергән, полиция хезмәткәрләре корал кулланган

Яшел Үзәндә "Лада" йөртүчесе дүрт юл-транспорт һәлакәте оештырган һәм ЮХИДИ хезмәткәрен бәрдергән. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр ителә.

Ир-ат алдагы көнне кич белән шәһәр буйлап узышу оештырган. Кулланучылар хәбәр иткәнчә, аек булмаган машина йөртүченең тәгәрмәче астына җәяүлеләр кичүендә мәктәп укучылары чак кына эләкмәгән. Шуннан соң ул хәрәкәт барышында тагын берничә машинаны һәм ЮХИДИ хезмәткәрен бәрдергән.

Полиция хезмәткәрләре корал кулланырга туры килгән, машинага сигез тапкыр атканнар.

Полиция белән узыш оештырган һәм ЮХИДИ хезмәткәрен бәрдергән ир-атка каршы "Хакимият вәкиленә карата көч куллану" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә. Административ хокук бозулар турында 9 беркетмә төзелгән.

Элегрәк ул көчләү өчен хөкем ителгән һәм 2020 елның сентябрендә төрмәдән чыккан, дип хәбәр ителә.

Шулай ук, 2008 елда аны 1,5 елга хокуктан мәхрүм иткәннәр. Аның машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу срогы 2011 елда тәмамланган.

Татарстан прокуратурасы җинаять эшен тикшерүне контрольгә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев