Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Штрафтан качма, утыртып куюлары бар

Яшел Үзән районы ЮХИДИ бүлеге кабат искәртүенчә, администра тив штраф турындагы карар законлы көченә кергәннән алып алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

Кире очракта аның суммасының ике тапкыр, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә артуына яки унбиш тәүлеккә кулга алынуга китерә, яки илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эш кебек җәза кулланыла.
2022 елның гыйнварында полиция хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, вакытында штраф тү ләмәүчеләргә 22 административ материал төзегән. Нәтиҗәдә, судлар 10 карар чыгарган. Штрафтан качып йөрүче автомобильче транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан вакытлыча чикләнергә мөмкин. Ә чикләүне бозу илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эш билгеләнүгә яки бер елга кадәр хокуктан мәхрүм ителүгә китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев